Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Картлыкның да үзенчә матур яме”

   Урта Курса мәдәният йортында китапханә белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган “Картлыкның да үзенчә матур яме” дип исемләнгән өлкәннәр белән очрашу кичәсе булып узды. Бәйрәм көнне өлкәннәрне хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен шигырьләр, җырлар, матур биюләр аша җиткердек. Барлык өлкәннәрне дә чәй табыны артында күркәм бәйрәм белән котладык. Авырмыйча, исән-сау булып, алдгы көннәрендә дә тынычлыкта, бәхетле яшәүләрен теләдек.