Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Компьютерда эшләргә өйрәнәбез"

 Урта Курса авыл китапханәсендә компьютер белеме буенча "Компьютерда эшләргә өйрәнәбез" дигән мастер-класс узды. Компьютер технологияләре хәзерге заман кешесенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Шуңа күрә компьютерда эшләү күнекмәләре төрле яшьтәгеләр һәм халык катламнары өчен кирәк була. Мастер-класс барышында укучылар компьютерда эшләү кагыйдәләре, клавиатура һәм компьютер «тычкан»ның төп функциональ клавишлары, текст редакторы, меню һәм панельләү пунктлары белән таныштылар. Биремнәрне үтәделәр: текстны җыйдылар да, төзәтеп куйдылар. Укучылар өчен мастер-класс бик файдалы булды.