Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Көмеш кыңгыраулы аланда”

   1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан китапханәдә “Көмеш кыңгыраулы аланда” исеме астында әдәби мәйданчыкка җыелдык. Бүген кояшлы җәй, балачак бәйрәме. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Китапханәче балаларны китапханәгә даими килүче “Көмеш кыңгырау” газеты белән таныштырды. Чаллыда чыга торган «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы — үз укучысын һәм үз йөзен булдырган басма. Сәләтле, булдыклы балалар, аларның уңышлары турында язудан тыш, бүгенге көндә тагын бер мөһим функцияне үти — яшь буынга иҗат итү өчен киң мәйдан бирә ул. Татарстанга гына түгел, Россиягә дә таралучы, сигез битле булып, атнага бер мәртәбә чыгучы татар газетасы ул! Яшүсмерләрнең хоббилары, кумирлары, психологик проблемалары, йолдызлар белән кызыклы әңгәмәләр, кинокүзәтүләр, дөнья буйлап «сәяхәт»ләр – «Көмеш кыңгырау»да боларның барысы да бар! Укучыларга газета бик ошады, «Көмеш кыңгырау»ны кулларына алып шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар илендә рәхәтләнеп сәяхәт иттеләр.