Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Без табигать дуслары”

   30 май көнне Урта Курса авыл китапханәсендә “Без табигать дуслары” дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде. Китапханәче «Табигать һәм без» китап күргәзмәсенә  күзәтү ясады һәм «экология» сүзенең табигатьне саклау, урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатуын сөйләде. Балалар табигать турында шигырьләр укыдылар. Аннары табышмакларга җаваплар таптылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар “Сүз нинди үсемлекләр турында бара” конкурсында катнашып, белемнәрен күрсәттеләр, “Кызыл китаптан” әдәби викторина эшен уңышлы башкардылар. Очрашу ахырында китапханәче күргәзмәдәге китаплар турында сөйләде, укучыларга аларны карарга вакыт бирде, чара тәмамлангач, өйгә укырга тәкъдим итте.