Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Татар офыгын киңәйткән әдип»

  23 май көнне Урта Курса авыл китапханәсендә язучы һәм публицист, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Миргазыян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Татар офыгын киңәйткән әдип” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. «Язучы да, сынчы да» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды. Язучының юбилее уңаеннан укучыларны китаплары белән таныштырды. Укучылар язучының иҗаты белән якыннанрак танышу өчен, китапларны өйдә укырга алдылар.