Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Алар илгә җиңү алып кайтты!"

   7 май көнне, Бөек Җиңү көне уңаеннан, Урта Курса авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында  тантаналы митинг һәм мәдәният йортында бәйрәм концерты уздырылды. Күчмә китапханәдә “Рәхмәт сезгә, исән калганнар! Хәтердә сез, һәлак булганнар!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Мәктәп укучыларының чыгышлары, сугыш чоры балаларының чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Бәйрәм чәй өстәле артында мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән дәвам итте. Ветераннарыбыз безне бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, аны сакларга һәм бу тынычлыкны яулаган геройларыбызны, аларның батырлыкларын онытмаска чакырды.