Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Бары тик сугыш гаепле»

   Урта Курса авыл китапханәсендә китап укучылар белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган   «Бары тик сугыш гаепле» дип исемләнгән тарихи сәгать үтте. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Яу кырында ятып калганнарның исемнәре Китап битләрендә мәңгеләштерелгән.Татарстан Республикасы Хәтер Китабында сугыштан кайтмаган 350 мең якташыбыз турында мәгълүмат тупланган. Бу безнең ата-бабаларыбызга аерым бер һәйкәл. Китап укучылар “Арчалылар Бөек Ватан сугышында” дип исемләнгән китап аша тарих белән таныштылар, китап битләреннән үзләренә якын кешеләрне эзләделәр. Бу китапта Арча җирендә туып үскән, фронтта батырлык, ныклык һәм фидакарьлек күрсәткән якташларыбызның хезмәтләре чагыла.