«Вакытлы матбугатны көтеп алабыз»
Урта Курса авылы мәдәният йортында күчмә китапханәдә “Вакытлы матбугатны көтеп алабыз” дип исемләнгән мәгълүмати танып белү сәгате үтте. Китап укучылар китапханәгә даими килүче газета-журналлар, яңа китаплар белән таныштылар. Үзләре яратып укый торган журналлардан өзекләр укыдылар, фикер алыштылар. Газета-журналларны, китапларны өйләренә укырга алдылар.