Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Һөнәрләр аланында»

   Урта Курса “Ләйсән “ балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Һөнәрләр аланында” дип исемләнгән балалар иртәсе үтте. Балалар сәяхәттә төрле һөнәрләр белән таныштылар.  Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Балаларга китапханәче  һөнәр сайлауның әһәмиятен, карточкалар аша аңлатып узды. Шулай ук, китапханәгә даими килүче журналларда чыккан мәкаләләргә күзәтү үткәрде. Үзеңә туры килердәй яраткан һөнәр сайлау өчен хыялланырга, сайлаган юнәлешең ошый икән, бу өлкәдә уңышка ирешү өчен бөтен көчеңне куярга кирәклеге турында мәгълүмат бирде.