Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Китаплар безнең мәдәни мирасыбыз”

    Урта Курса авылы китапханәчесе Сарай Чокырча һәм Корайван авылы мәктәпләрендә кучмә китапханәдә укучылар белән  “Китаплар безнең мәдәни мирасыбыз” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Китапханәче укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Китаплардан бик күп белем алып булуын, килеп туган сорауларга китаплардан бик тиз җавап табып булуын аңлатты. Әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар – барысы да китапларда сакланучы мәдәни мирасыбыз. Укучылар үзләре дә китаплар укыдылар. Укырга китаплар алдылар.