«Җирдә тудырылган һәрбер китап – бер могҗиза кебек укылсын!»
Урта Курса авылы мәдәният йортында күчмә китапханәдә “Җирдә тудырылган һәрбер китап – бер могҗиза кебек укылсын!” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Китап укучылар китапханәгә даими килүче газета-журналлар, яңа китаплар белән таныштылар. Роза Хабибуллинаның “Мулла килене”, Сәйдә Зыялының “Җиңел юл авырлыгы” китапларыннан өзекләр укыдылар, фикер алыштылар. Өйләренә укырга китаплар алдылар.