Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Яз кояшы сипсен җылысын»

  Урта Курса авыл китапханәсендә Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына һәм  Халыкара хатын – кызлар бәйрәме – 8 Мартка багышланган  “Яз кояшы сипсен җылысын” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәгә “Ак калфак” кызыксыну клубына йөрүче хөрмәтле хатын-кызларыбыз кунакка килделәр. “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә авылыбызның уңган-булган, оста бәйләүчеләребезнең иҗади эшләре урнаштырылды. “Ак калфак”лылар белән татар халык табышмакларына җавап эзләдек, мәкальләрне искә тошердек, татар халык уеннары уйнадык. Хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап саләмәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар игелеге күреп яшәүләрен теләдек.