Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Цифрлаштыру — тизлек сүзенең синонимы”

  Урта Курса авыл китапханәсендә цифрлаштыру елына багышланган “Цифрлаштыру — тизлек сүзенең синонимы”  дип аталган мәгълүмати танып белү сәгате үтте. Цифрлаштыруның төп синонимы — тизлек. Барлык процессларны да тизләтүдән тыш, цифраның өстенлеге нәрсәдә? Цифраны югалтып булмый. Бу документ түгел, ул кайдадыр күмелеп кала яки аңлаешсыз итеп язылган да була алмый. Бу тизлек, чыдамлылык, ышанычлылык һәм инде безнең хакта түгел, ә киләчәк буын турындадыр. Цифрлаштыру үсеш өчен гаять зур мөмкинлекләр бирә, шул исәптән мәгълүматны бик тиз эзләргә, өйрәнергә, кулланырга һәм сакларга ярдәм итә.