Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Җиләкләр, яшелчәләр илендә”

  Урта Курса “Ләйсән “ балалар бакчасына йөрүче балалар белән “ Җиләкләр, яшелчәләр илендә” исеме астында, әдәби иртә үтте. Уен барышында балаларны  “Җиләкләр, яшелчәләр иленә”   илтүче карточкалар  ярдәмендә сәяхәткә алып киттем. Сәяхәттә балалар табышмаклар  аша яшелчәләрне таныдылар, төсләрен әйтеп бирделәр,  формасын, тәмен әйттеләр. Үзләре яраткан җиләк-җимешнең  рәсемен ясап күрсәттеләр.  Җиләк-җимешләрнең бик файдалы,  витаминнарга бай булуын, авыруларга каршы торырга ярдәм итүен, сәламәтлекне ныгытуын аңлаттым. Уен балаларга бик ошады.