Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Тәмле – татлы туган телем»

 21 февральдә Урта Курса авыл китапханәсендә туган тел көне уңаеннан “Тәмле - татлы туган телем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул укучылар туган телдәге кагыйдәләр һәм искәрмәләр белән тирәнрәк таныша алсын өчен, таныш булган  һәм еш кулланыла торган сүзләрнең күп мәгънәләре турында белү өчен төзелде. Күргәзмәдә белешмәлекләр һәм сүзлекләр, энциклопедияләр, шулай ук телләрнең барлыкка килүе, үсеше һәм аларның фикер йөртү сәләте белән бәйләнеше турында сөйләүче әдәбият күрсәтелде. Беренче сүзләр ничек барлыкка килгән, беренче грамматик конструкцияләр, ни өчен телләр, хәтта кардәшләр дә, кайчак бер-берсеннән нык аерылалар – җаваплар куелды. Нәни китап укучыларны яңа китаплар белән таныштырдым.