"Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите"
Урта Курса авыл китапханәсендә Россиядә хәрби батырлык көненә багышланган “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар китаплар аша тарих белән таныштылар, сугыш каһарманнарын искә алдылар, аларның яудагы батырлыклары мәңге онытылмый.