Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Ягез әле, Әниләр!”

 Китапханәдә Әниләр көненә багышланган “Ягез әле, Әниләр!” исеме астында башваткыч уены үтте. Әниләребезгә “Әнкәй ул гади булалмый, – Гүзәл генә булала!” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәгә китапханәбезгә даими килүче “Сөембикә” журналы куелды. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Әниләребез ике командага бүленеп башваткыч чиштеләр, төрле уеннарда катнашып үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Барлык Әниләрне дә күркәм бәйрәм белән котладык. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барып бик күңелле үтте.