“Илгә – матурлыкны, җиргә – батырлыкны сез бирәсез газиз әниләр!”
Урта Курса авыл китапханәсе, Арча балалар сәнгать мәктәбе филиалы, мәдәният йорты белән берлектә Әниләр көненә багышланган “Илгә – матурлыкны, җиргә – батырлыкны сез бирәсез газиз әниләр!” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Бүгенге бәйрәм көнне әниләргә рәхмәт сүзләрен шигырьләр, җырлар аша җиткердек, барлык Әниләрне дә күркәм бәйрәм белән котладык.