Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Китапны ничек дөрес сайларга?”

   Урта Курса мәктәбендә укучылар белән “Китапны ничек дөрес сайларга?” дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Китапханәче  укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, һәр укучыга үз яшенә туры килгән, эчтәлеге буенча укырга уңайлы булган китаплар сайларга ярдәм итте. Укучылар үзләре теләгән китапларны сайлап укырга алдылар.