Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Шундый була ул дуслык”

  Урта Курса "Ләйсән" балалар бакчасында “Шундый була ул дуслык” дип исемләнгән  әкият сәгате үтте. Китапханәче балаларны “Салават күпере” журналы белән таныштырды. Журналның бик матур тосле рәсемнәре, биремнәре, “Күңелле әлифба”  рубрикасы балаларга бик ошады. Танышып чыккач нәниләргә “Дус кирәк”әкиятен укыды.  Әкият балаларны матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю, дус булырга өнди.