Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Алтын җирдән табыла, белем – китаптан”

   Урта Курса авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә 2021 ел - туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган  “Алтын җирдән табыла, белем – китаптан” дип исемләнгән тематик кичә үтте. Китапханәче укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. “Бикбатыр” әкияте аша китаплардан бик күп белем алып булуын аңлатты. Укучылар сорауларга бик теләп җавап бирделәр, үзләре дә китаплар укыдылар. Укырга китаплар алдылар.