“Телләр белгән – илләр гизгән”
Китапханәбездә “Телләр белгән – илләр гизгән” дип исемләнгән мәгълүмати танып белү сәгате үтте. 2021 ел - туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәче укучыларны “Канатлы сүзләр” язылган китаплар белән таныштырды. “Телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык” дигән әйтем белән дәвам итеп , бүген дөнья халкының 6 мең телдә сөйләшүен белдек. Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе икәнен һәм бу телдә 7 миллионнан артык кеше сөйләшүен ачыкладык. Тел өйрәнү кагыйдәләрен истә калдырдык. Ике командага буленеп тәрҗемәче булып уйнадык.