Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Читаем детям о Войне- 2021»

   14 нче май көнне Самара балалар китапханәсе “Читаем детям о Войне-2021” акциясен оештырды. Безнең  Урта Курса авыл китапханәсе дә бу акциядә бик теләп катнашты. Иң элек китапханәгә "Батырлык кайтавазы” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Анда Бөек Җиңүгә багышланган, сугыш темасын яктырткан китаплар урын алды. Акциядә  1-6 класс укучылары катнашты. Китапханәче күгәзмәдәге китаплар белән таныштырды. Ш.Мостафинның “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” китабыннан җиңүгә юл ачкан каһарманнарыбыз турында язмалар укыды, “Алар илгә җиңү алып кайтты” китабы белән таныштырды.  Укучылар үзләре дә бу китаплардан сугышта катнашкан бабаларының, туганнарының исемнәрен эзләп таптылар.