Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Без Тукайлы халык мәңгегә”

      Урта Курса "Ләйсән" балалар бакчасында китапханәче “Без Тукайлы халык мәңгегә” исеме астында, шагыйрь Г. Тукайнын тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби иртә үткәрде. Балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырды, алардан шигырьләр, әкиятләр укыды.  “Тукай иленә сәяхәт” исемле китабы балаларга бик ошады. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.