Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Бүген тантана - Җиңү бәйрәме!"

  7 май көнне, Бөек Җиңү көне уңаеннан, Урта Курса авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында  тантаналы митинг һәм бәйрәм концерты уздырылды. Мәктәп укучыларының чыгышлары, сугыш чоры балаларының чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Ветераннарыбыз безне бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, аны сакларга һәм бу тынычлыкны яулаган геройларыбызны, аларның батырлыкларын онытмаска чакырды.