“Сәламәтлек – зур байлык”
Урта Курса авыл китапханәсендә сәламәтлек көненә багышланган “Сәламәтлек – зур байлык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Өлкән буын китап укучылар белән сәламәтлек сәгате үтте. Иң элек китап укучылар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, аннары хәрәкәттә-бәрәкәт дигән сәламәтлек эстафетасына кушылып күмәк күнегүләр, биюләр башкардылар. Вакытны файдалы үткәрделәр.