Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Көчле рухлы каләм иясе”

    Урта Курса авыл китапханәсе, Арча балалар сәнгать мәктәбе филиалы, мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә  авылдашыбыз, укытучы, журналист, фронтовик, балалар язучысы Госман Бакировның тууына 125 ел тулуга багышланган “Көчле рухлы каләм иясе” дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрдек. Арча тарих - этнография музее директоры урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович, ветеран-укытучы Гайнуллина Фәния апа, Югары Курса авылы имам-хатыйбы Әхмәдуллин Камил абый Госман Бакиров турында сөйләделәр, очрашу тәэсирләре белән уртаклаштылар. Язучының тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде, әсәрләре сәхнәләштерелде, тамашачыларга бик матур итеп җиткерелде. Кичә матур җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Госман Бакировның “Укытучы апам” повестена карата эшләнгән буктрейлер тәкъдим ителде. Язучының иҗатына багышланган “Ул ике гасырны тоташтыра” дип исемләнгән зур китап күргәзмәсе дә төзелде. Кичәгә килгән кунакларга, оештыруда катнашкан авылдашларга олы рәхмәтләребезне җиткердек. Күренекле авылдашыбызның иҗаты киләчәктә дә онытылмас, яшь буынны тәрбияләүдә әле озак еллар хезмәт итәр.