Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Милли ризык-табын күрке”

  Урта Курса авыл китапханәсендә  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби кафе үтте.  Китапханәгә “Ак калфак” кызыксыну клубына йөрүче хөрмәтле хатын-кызларыбыз кунакка килделәр. Бүген бездә гадәти булмаган кичә. Бездә кунакта –  татар халык ашлары. “Милли ризык-табын күрке” дип исемләнгән күргәзмәдә уңган хуҗабикәләр тарафыннан төрледән-төрле сый-нигъмәт: гөбәдия, кош теле, бавырсак, кыстыбый, кабак бөккәне, май кабартмасы, коймак, эремчек пәрәмәче, һәм башкалар әзерләнде. Бу чарага хуҗабикәләр бик җаваплы карадылар. Камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар. “Ак калфак”лылар белән татар халык табышмакларына җавап эзләдек, мәкальләрне искә тошердек, татар халык уеннары уйнадык. Хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап саләмәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар игелеге күреп яшәүләрен теләдек.  Алга таба очрашу шифалы үлән чәйләре эчеп, мул табын артында матур җырлар белән дәвам итте. Милли рухтагы шундый җылы очрашулар киләчәктә дә булып торсын, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре яшәсен, онытылмасын!