Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Тел – милләтнең тәүге нигезе”

  Урта Курса авыл китапханәсендә китап укучылар белән туган тел көненә багышланган  “Тел – милләтнең тәүге нигезе” дип исемләнгән әдәби кичә үтте.  Кичәдә  туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләдек. Зиннур Мансуровның  “Телбизәк” шигырен укыдык. “Сабантуй” журналындагы “Милли сәяхәт” рубрикасында сәяхәт иттек, “Милли домино” уйнадык. Нурзия Сергееваның “Тылсымлы бизәк” китабы ярдәмендә татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрә торган милли баш киеме -калфак белән таныштык, аны бизәдек. Безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.  Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Кичәбез “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.