“Моабит дәфтәрләрендә батырлыгы чагылган”
Урта Курса авыл китапханәсендә “Моабит дәфтәрләрендә батырлыгы чагылган” исеме астында герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче шигырь сәгатендә китап укучыларны Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы белән таныштырды, шигырьләрен укыдылар. Әлеге дәфтәрләрнең исән-имин илгә кайтулары – үзе бер могҗиза.