“Татар теле-туган телем”
Урта Курса "Ләйсән" балалар бакчасында “Татар теле-туган телем” исеме астында әдәби иртә үткәрдек. Туган телгә багышланган китаплар белән таныштык, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдык. Нәни дусларым үзләре дә әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр, Туган тел җырын җырладылар.