Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Нәрсә ул китапханә?”

   Каникулда укучылар авыл китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче укучылар белән “Нәрсә ул китапханә?” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында китапханәче  укучыларны китапханә белән, төрле китаплар белән таныштырды. Бергәләп “Нәрсә ул китапханә?”, “Нәрсә ул китап?” дигән сорауларга  җавап эзләдек. Китапханәче балаларда китап укырга омтылыш уятырга, китапны дөрес сайларга, аны дөрес укырга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтте, китапларга сакчыл караш, аларны дөрес куллана белеү турында сөйләде, мөстәкыйль рәвештә китаплар белән файдаланырга өйрәтте.