Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Өлкәннәр сүзе – дәва, Калган эшкә кар ява"

  Урта Курса авыл китапханәсендә  Өлкәннәр көне уңаеннан, китап яратучы, шигырь сөюче өлкәннәребез белән  "Өлкәннәр сүзе – дәва, Калган эшкә кар ява"  исемле шигырь сәгатендә очраштык. Китапханә мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның өлкәннәрен шигырь юллары аша бәйрәм белән котлады, котлау открыткасы тапшырылды. Өлкәннәребез үзләре дә күңел түрләрендәге әйтәсе сүзләрен безгә җиткерделәр. Китапханәбезгә кайткан яңа китаплар тәкьдим ителде. Бик җылы очрашу булды.