Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Спорт белән дус бул”

   Урта Курса авыл китапханәсендә укучылар белән “Көзге мәрхәмәтлек атнасына” багышланган #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН  акциясенә кушылып табигать кочагында “Спорт белән дус бул” исемле сәламәтлек сәгате үткәрдек. Балалар бик теләп спорт уеннары уйнадылар. Китапханәче китапларга күзәтү аша шәфкатъле булырга, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәргә кирәклеген, ярдәм иткән кешенең яхшылыгы китапларда сакланып буыннан-буынга барып ирешүен аңлатты.