Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Рәхмәт сезгә исән калганнар! Хәтердә сез, һәлак булганнар!”

 

Урта Курса авыл китапханәсендә “Рәхмәт сезгә исән калганнар! Хәтердә сез, һәлак булганнар!” исемле китап күргәзмәсе төзелде.   22 нче июнь Хәтер көне.

  Хәтер...      Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең янда мәңге яши. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Яу кырында ятып калганнарның исемнәре Хәтер Китабы битләрендә мәңгеләштерелде.Татарстан Республикасы Хәтер Китабында сугыштан кайтмаган 350 мең якташыбыз турында мәгълүмат тупланган. Бу безнең ата-бабаларыбызга аерым бер һәйкәл.