“Алтын куллы хатын - кызлар”
Урта Курса авыл китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби кафе үтте. Китапханәгә “Ак калфак” кызыксыну клубына йөрүче хөрмәтле хатын-кызларыбыз кунакка килделәр. Китапханәче “Алтын куллы хатын - кызлар” исеме астында китап күргәзмәсе төзеде, әдәби күзәтү үткәрде, хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап саләмәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар игелеге күреп яшәүләрен теләде. Китап укучылар белән мәкальләрне искә тошердек, яшь вакытта яратып җырлаган җырларны җырладык, Фәнис Яруллинның хатын-кызларга багышлап язылган шигырьләрен укыдык. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.