Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Әфган сугышы каһарманнары”

  Урта Курса мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары белән, әфган сугышында катнашучы авылдашларны искә алып, "Әфган сугышы каһарманнары" исеме астында мәгълүмати танып белү сәгате үткәрдек. Әфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбызга музейда аерым почмак булдырылган. Бу сугышчылар арасында сугышта алган яралардан вафат булганнары да бар. Аларның батырлыклары балаларда соклану уятты.