Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

   Урта Курса мәктәбендә, китапханә белән берлектә  “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән  очрашу кичәсе узды. Кичәгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган күренекле шәхесләр чакырылды. Чаллы татар дәүләт драма театрында актер һәм режиссер, драматург, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Булат Нүретдин улы Сәлахов, якташ шагыйребез Марсель Рәүф улы Шәрәпов, ветераннар советы җитәкчесе Сәрия Шәймулла кызы Усманова килде. Кунаклар укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр, иҗат җимешләре белән таныштырдылар, үзләре белән булган гыйбрәтле вакыйгаларга бәйләп, укучыларга төпле киңәшләрен җиткерделәр. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады. Очрашу укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп, бик күңелле һәм җанлы үтте.