“Гашыйклар тавында”
Урта Курса мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре “Гашыйклар тавында” дип исемләнгән танышу кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә төрле авыллардан килгән ялгыз ир-атлар һәм ялгыз хатын-кызлар катнашты. Китапханәчеләр “Мәхәббәт серләре” исеме астында китап күргәзмәсе төзеде. Җырлы – моңлы, биюле, танышу кичәбез бик күңелле үтте.