Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Яңа елның серле кар бөртекләре”

     Китапханәдә 1-4 сыйныф  укучылары өчен  “Яңа елның серле кар бөртекләре” дип исемләнгән мастер класс үткәрелде. Китапханәче укучыларны яңа елга багышланган китаплар, шигырьләр, әкиятләр  белән таныштырды, ничек “серле кар бөртекләрен” ясарга икәнен аңлатты.  Укучылар мастер класста бик теләп катнаштылар, алар ясаган кар бөртекләре белән бизәгәч китапханәдәге чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте.