Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Каникулга китап белән”

    Урта Курса авыл китапханәсе күрше - тирә авылларга күчмә китапханә хезмәте күрсәтә. Урта Курса  авылындагы китап укучыларга  һәр ай саен китапханәче  өйләренә китаплар илтә, мәктәп укучыларына китаплар мәктәптә бирелә. Каникулга таралышканчы укучылар белән “Каникулга китап белән” дип аталган әдәби сәгать үткәрдек.