“Җылы сүз – җанга рәхәт”
Урта Курса авылы китапханәчесе, Сарай Чокырча авылы мәктәбендә кучмә китапханәдә укучылар белән инвалидлар ун көнлегенә багышланган “Җылы сүз – җанга рәхәт” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларны эчтәлекле китаплар белән таныштырды. Китапларны күп укыган укучы, мәрхәмәтле, ягымлы була. Кешелек дөньясындагы бер тылсымлы көч - ул да булса сүз. Һәр җылы сүз кешенең йөрәгенә май булып ята.