Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен күз карасы төсле саклагыз!”

  Китапханәдә Әниләр көненә багышланган  “Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен күз карасы төсле саклагыз!” исемле шигырь сәгате үткәрдек. Китапханәче Роберт Миңнуллинның “Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез!” исемле шигырен укыды, күргәзмәгә күзәтү ясады, укучылар үзләре дә бик кызыксынып әниләр турында язылган шигырьләрне укыдылар. Бүгенге бәйрәм көнне әниләргә рәхмәт сүзләрен шигырьләр аша җиткердек, барлык Әниләрне дә күркәм бәйрәм белән котладык.