Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Тылсым иясе”

   14 октябрь көнне Урта Курса авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулуга багышланган “Тылсым иясе” исеме астында әдәби сәгат үтте. Китапханәгә “Ләйсән” балалар бакчасыннан нәни кунаклар килгән иде. Китапханәче балаларны язучының кыскача биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Р.Бәшәрнең “Нәни кунаклар” исемле китабыннан “Төшке аш” хикәясен укыдык. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Язучының хикәяләре аша балалар юмартлыкка, ярдәмчел булырга ойрәнәләр.