Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Китмик әле яшьлек иленнән”

   05 октябрь көнне Урта Курса мәдәният йортында китапханә белән берлектә  Өлкәннәр көне уңаеннан “Китмик әле яшьлек иленнән” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Бәйрәмгә ветеран укытучылар Хуснутдинова Гөльзада Шәрип кызын һәм Галимҗанова Лябибя Исмагыйль кызын, сыер савучы Бикбаева Рузилә Наиль кызын, механизатор  Багавиев Фәрт Фәрхетдин  улын чакырдык. Китапханәче кичәгә килгән өлкәннәребезне шигырь юллары аша җылы сүзләр белән каршылады. Җырлы – моңлы,  биюле, очрашу кичәбез  бик күңелле үтте.