Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Ялкын журналын көтеп алабыз”

   28 сентябрь көнне Урта Курса авыл китапханәсендә “Ялкын журналын көтеп алабыз”   исеме астында әңгәмә сәгате үтте. Китапханәче укучыларны китапханәгә даими килүче “Ялкын” журналы белән таныштырды. Журналның эчтәлеге бик бай, анда яшьләрне кызыксындырган төрле сорауларга җавап табарга була. Спорт, дин, мәктәп тормышы һәм башка бик күп кенә мәкаләләр урын алган. Укучылар  журналны бик яраттылар.