“Бездә чисталык булсын”
10 сентябрь көнне Урта Курса авыл китапханәсендә “Көзге мәрхәмәтлек атнасына” багышланган #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясенә кушылып “Кесмәс” елгасының яр буенда “Бездә чисталык булсын” исемле акция үткәрдек. Акциядә мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл советы эшчеләре катнашты. Елга ярларын һәм күпер астын чүптән арындырдык.