“Шәфкатълелек бизи кешене”
6 сентябрь көнне Урта Курса авыл китапханәсендә “Көзге мәрхәмәтлек атнасына” багышланган #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясенә кушылып “Шәфкатълелек бизи кешене” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрдек. Шәфкатъле булырга, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәргә кирәклеген, ярдәм иткән кешенең яхшылыгы китапларда сакланып буыннан-буынга барып ирешүен аңладык.