“Ак калфакның асылы нидә? ”
17 август көнне Урта Курса авыл китапханәсендә “Ак калфакның асылы нидә? ” дигән исем астында мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады. Татар халкына хас булган гореф-гадәтләр, бишек җырлары, милли киемнәребез, йолаларыбызны барлап, искә төшердек.