Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Юк!" дип әйтергә өйрән!"

        26 июнь Халыкара наркоманиягә каршы көрәшкөне уңаеннан  Урта Курса   авыл китапханәсендә  "Юк!" дип әйтергә өйрән!"  дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты-яшьләрдә чит кешеләргә каршы тора белү, наркотик куллануга җәлеп ителгән очракта үз позицияләрен оптималь ысуллар белән кире кагу һәм яклау. Чарада сүз яшьләр арасында аеруча киң таралган наркомания проблемасы турында барды. Әлеге чарада 7, 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Катнашучылар наркотик куллануга каршы көрәш ысуллары, потенциаль хәлләр турында фикер алыштылар. Укучылар һәм яшьләр, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә, үзеңне ничек тотарга икәнен белделәр. Йомгак ясап, китапханәче укучыларны әлеге темага багышланган "Юк!" дип әйтергә өйрән!"  исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.